Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2021, 12:31

Казан парковкалары ташламалы режимда тагын 2 ай эшләячәк

Шәһәр Башкарма комитеты эшкуарлар өчен ташламаларны озайтты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Камилә Гобәйдуллина). Казанда эшмәкәрләр өчен ташламалар озайтылды. Рестораторлар яңадан җәйге верандаларны түләүсез нигездә урнаштыра алачак, шулай ук муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимы озайтыла. «Узган ел, пандемия чикләүләре чорында, рестораннар өчен җәйге верандалар буенча безнең карар исән калу чарасы булды. Быел без барлык эшкуарларның да тулысынча аякка басмаганын күрәбез, шуңа күрә ташламаларны озайту турында карар кабул ителде», – дип хәбәр итте бүген Казан мэры Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Илсур Метшин.

Бүгенге көндә шәһәрнең кулланучылар базары комитетына эшкуарлардан җәйге верандаларны урнаштыру буенча шартнамәләр төзүгә 47 гариза кергән, 11 инде төзелгән. Барлыгы схемага 146 объект кертелгән. Транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә мәсьәләләрен алып баручы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, җәйге верандаларны урнаштыру мондый объектларны эксплуатацияләүгә карата таләпләрне төгәл үтәгәндә, шул исәптән аның янәшәсендәге территорияне төзекләндерүгә кагылышлы рәвештә башкарылырга тиеш.

Моннан тыш, ул кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларына ярдәм итү максатларында муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимы озайтыла, дип өстәде. Исегезгә төшерәбез, мондый чара 2020 елда инфекция таралу белән бәйле катлаулы эпидемиологик вәзгыять чорында кабул ителде. Ташламалы чорда парковка өчен түләү бары тик эш көннәрендә 07.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр генә алына. 18.00 сәгатьтән соң эш көннәрендә, шимбә көнне, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә парковкалар бушлай кала. Моңа кадәр парковкалар эш көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр түләүле булды, шулай ук шимбә көнне 21.00 сәгатькә кадәр. Ташламалы режим 2021 елның 30-нчы апреленә кадәр гамәлдә булырга тиеш иде, шул рәвешле, ул тагын 2 айга – 1-нче июльгә кадәр озайтыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.04.2021
Видеорепортаж
19.04.2021 13:21
Казан муниципаль парковкаларының ташламалы эш режимы 2 айга озайтылды
Барлык яңалыклар