Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2026, 10:44

Казанның җәядән ату осталары Нәүрүз уеннары кысаларында узган халыкара турнирдан дүрт медаль алып кайткан

Россия җыелма командасы исәбендә: ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза

Фото Физик тәрбия һәм спорт комитеты тарафыннан тәкъдим ителә

Казанның җәядән ату осталары 28–31 март көннәрендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы тарафыннан «Нәүрүз–2026» фестивале кысаларында Хуҗанд шәһәрендә (Таҗикстан) уздырылган халыкара турнирда дүрт медаль яулаган. Җыелма команда исәбендә: ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза. Әлеге ярышларда Казан Россиянең бердәнбер вәкиле буларак чыгыш ясаган.

Турнир биш илдән – Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Таҗикстаннан килгән 200 дән артык спортчыны берләштергән. Казанның «Тасма» физик тәрбия-спорт берләшмәсе» олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Россия данын яклап көрәшкән.

Аерым чыгышлар буенча Амалия Мөхәммәтова – көмеш, ә Мария Никифорова бронза медаль яулаган. Команда ярышларында Казан спортчылары югары нәтиҗәгә ирешкән: турнирда хатын-кызлар җыелма командасы җиңүче булган, катнаш зачетта Мария Никифоровага һәм Камил Җамалетдиновка алтын медаль тапшырылган.

Команданы ярышларга тренерлар Ринат Кәлимуллин һәм Марина Мөхәммәтова әзерләгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казанның Мәскәү районында Җәядән ату үзәген төзү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә объектның әзерлек дәрәҗәсе 15 процентны тәшкил итә. Хәзерге вакытта эшчеләр биредә нигез чокыры өчен казылган балчыкны кире күмәләр, тыгызлыйлар һәм монолит диварлар күтәрәләр. Шул ук вакытта 182 тонна металл корылманы һәм административ-көнкүреш корпусы өчен каралган япманы җыю эшләре бара.

Барлык яңалыклар