Акчаларны шулай ук коляскадагы инвалидлар яшәү өчен махсуслаштырылган торак комплексын яңартуга юнәлдерү планлаштырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Ксения Швецова). Агымдагы елга һәм план чорына Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Бүген Ратушада Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин уздырган дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының IХ сессиясе утырышында депутатлар шундый карар кабул итте. Шулай итеп, төрлеләр арасында социаль объектларны җиһазлауга, урам-юл челтәре объектларын ремонтлауга һәм башка статьяларга чыгымнар да арттырылачак
Кертелгән үзгәрешләр турында депутатларга Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте. Ул искә төшергәнчә, республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 313,5 млн сум бүлеп бирелгән. Бу акчалар шәһәр программаларын гамәлгә ашыруга, инфраструктураны үстерүгә һәм шәһәр өчен мөһим башка юнәлешләргә юнәлдереләчәк. Шулай итеп, автомобиль юллары төзелешендә, чыгымнарны каплап, җир кишәрлекләрен алу өчен 96,3 млн. сум, муниципаль белем бирү оешмаларының террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итүгә 86,8 млн. сум бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, социаль-мәдәни өлкә объектларын террорчылыкка каршы саклау чараларына чыгымнар салым һәм салым булмаган керемнәр хисабына артачак, дип өстәде финидарә башлыгы.
«Авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республика программасына 2021 ел этабы буенча 2,6 млн сумга үзгәрешләр кертелде», – дип хәбәр итте И.Мөхәммәтшин.
Агымдагы ел башына бюджет акчаларының калган өлеше хисабына бюджетның чыгым өлешен 31,3 млн сумга арттыру тәкъдим ителә. Шуларның 16,5 млн сумын коляскадагы инвалидлар яшәү өчен билгеләнгән махсуслаштырылган торак комплекска капиталь ремонт ясауга юнәлдерү планлаштырыла.
Казанда социаль объектларга капиталь ремонт ясау да дәвам итә. Бу максатларга бюджеттан 154,4 млн сум акча бүленәчәк. Юлларны карап тотуга һәм ремонтлауга тагын 140 млн сумнан артык акча җибәреләчәк.
Моннан тыш, җәмәгать транспорты системасын үстерү, социаль-мәдәни өлкә объектларының матди-техник базасын җиһазлау һәм ныгыту дәвам итәчәк.
Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә керемнәр буенча шәһәр бюджеты күләме 31 млрд 52,9 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 34 млрд 176,2 млн сум, дефицитны каплау чыганагы ел башына бюджет калдыклары, дип хәбәр итте финидарә башлыгы.
Элегрәк шәһәр бюджетындагы үзгәрешләр бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча комиссия утырышында каралды. Депутатлар карар проектын һәм кертелә торган үзгәрешләрне хупладылар.