Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.11.2022, 10:32

Ноябрьгә казанлылар 1,4 млрд сумнан артык милек салымы түләгән

Физик затлардан түләүләр 1 нче декабрьгә кадәр башкарыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче ноябрь, Диана Жиленкова). 1 нче ноябрьгә Казан халкы Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына кергән 1 млрд 432 млн сум милек салымын түләгән. Шуның 771 млн сумы – транспорт салымы, 502 млн сумы – милеккә салым һәм 160 млн сумы – җир салымы. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин әнә шундый мәгълүмат китерде.

«Кешеләр, кагыйдә буларак, 1 нче декабрь алдыннан соңгы ике атнада актив рәвештә салым түли башлый, - дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин. – Бу чорда керүче салымнар суммасы сизелерлек арта. Ләкин искә төшерү артык булмас. Мин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә мөрәҗәгать итәм: зинһар, әлеге мәгълүматны халыкка салымнарны үз вакытында түләрлек итеп җиткерегез».

И.Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча ТР башкаласында физик затларның милек салымнарын исәпләү күләме 3 млрд 674 млн сум тәшкил иткән. Шуның 1 млрд 798 млн сумы – транспорт салымына, 1 млрд 415 млн сумы – мөлкәткә, 461 млн сумы җир салымына туры килә. «Шул ук вакытта физик затларның милкенә ясалган салым һәм җир салымы Казан бюджетына керә, транспорт салымы – Татарстан Республикасы бюджетына», – дип билгеләп үтте ул.

Шул рәвешле Казан бюджетына физик затларның 1 млрд 876 млн сум милек салымы керә – бу шәһәр бюджетының гомуми салым керемнәренең 12% ы дигән сүз.

Хәзерге вакытта 2022 елда керемнәрне вакытында түләү буенча Башкарма комитет һәм салым органнарының уртак чаралар планы расланган. Дәүләт органнарында һәм бюджет учреждениеләрендә мәгълүмати стендларда хәбәр итү кәгазьләренең 7000 нөсхәсе барлыкка килде. Шулай ук белдерүләр торак йортларның подъездларында һәм җәмәгать транспортында да урнаштырылган. Шәһәрнең реклама щитларында да милек салымнарын вакытында түләү кирәклеге турында искәртмәләр пәйда булды.

«Салымнарны түләү бик җиңел башкарыла. Моны «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы, салым түләүченең шәхси кабинеты һәм Федераль салым хезмәте сайтында, банкларда һәм почта бүлекчәләрендә «Салым түләү» сервисы ярдәмендә эшләп була», – дип искәртте И.Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, бердәм салым түләвен nalog.ru сайтында «Салым түләү» сервисы ярдәмендә кертергә була. Бердәм салым түләү, салым хәбәрнамәсен көтмичә, салымнарны аванс белән күчерергә мөмкинлек бирә.

«Бу онлайн режимда салым түләргә мөмкинлек бирүче электрон кошелекка тиң, ел дәвамында, алга таба үз салым йөкләмәләрен үтәү турында борчылмыйча, теләсә нинди сумма кертергә мөмкин», – дип аңлатты финанс идарәсе башлыгы.

Ул физик затларның милек салымнары тулылыгы шәһәр бюджетының керем өлешенең үтәлешенә сизелерлек йогынты ясавын билгеләп үтте һәм шуңа бәйле рәвештә Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм ведомство учреждениеләре җитәкчеләрен хезмәткәрләр тарафыннан үз вакытында салым түләүләрен контрольгә алырга чакырды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.11.2022
Видеорепортаж
07.11.2022 10:59
Ноябрьгә казанлылар 1,4 млрд сумнан артык милек салымы түләгән
Барлык яңалыклар