Казан халкын «Ми Артэ» фестиваль проектының «Йөрәктәге сәнгать» Халыкара онлайн конкурста катнашырга чакыралар. Үз талантларын өч яшьтән өлкәнрәк иҗат төркемнәре һәм шәхси артистлар тәкъдим итә ала.
30 ноябрьгә кадәр җиде номинациядә гариза бирергә була: бию, җыр, музыка кораллары иҗаты, театр иҗаты, мода һәм дизайн, цирк сәнгате, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать.
Жюри яшь буенча тугыз категориядә бүләкләнүчеләрне ачыклаячак. Эшләрне тәҗрибәле педагоглар, артистлар, лауреатлар һәм эре проектларда катнашучылар бәяләячәк, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Конкурста иҗат коллективлары да, 3 яшьтән башлап ялгыз артистлар да катнаша ала. Моның өчен фестивальнең
рәсми сайтында гариза бирергә һәм конкурс эшенә файл яки сылтама беркетергә кирәк.
Конкурс төрле иҗат төрләрен таныту, балалар һәм өлкәннәрнең иҗади эшчәнлеген стимуллаштыру һәм яшьләренә, яшәү урыннарына һәм һөнәрләренә карамастан, кешеләргә иҗади конкурсларда катнашу мөмкинлеге бирү максатында үткәрелә.