Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.11.2025, 12:09

Инклюзив бал һәм халыкара фестиваль – Казанда Инвалидлар декадасы ничек узачак

Быел чара кысаларында 100 дән артык махсус чара планлаштырылган

Марат Мөгыйнов фотосы

Татарстан башкаласында 1-10 декабрьдә ел саен үткәрелә торган Инвалидлар декадасы узачак. Ункөнлек кысаларында шәһәрдә 100 дән артык махсус чара планлаштырылган: концертлар, фестивальләр, инклюзив бал һәм башка чаралар. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.

Темага аңлатма биреп, Казан башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инфраструктура төзелүен билгеләп үтте.

Шәһәрнең барлык районнарында да инклюзив ял итү үзәкләре ачылган, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар үсә һәм социализация уза ала. «Игелекле Казан» шәһәр проекты хәйрия фондларына инвалидларга ярдәм итү өчен грантлар җәлеп итәргә булыша. Инклюзив алымнар җәмәгать киңлекләрен проектлаганда беренче чиратта исәпкә алына. Инклюзия мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм мәктәпләрдә киң кулланыла.

«Без инвалид балалар өчен җәйге ялны ремонтланган муниципаль лагерьлар базасында оештыра башладык, моңарчы моның турында хыяллана гына ала идек. Ә ункөнлек кысаларындагы чаралар – барлык халыкның игътибарын инвалидлык проблемаларына җәлеп итү өчен чираттагы мөмкинлек», – дип ассызыклады Денис Калинкин.

Шәһәрдә 84 меңнән артык инвалид яши, аларның 6,5 меңнән артыгы – балалар. Ел дәвамында алар белән өзлексез комплекслы системалы эш алып барыла, шул исәптән яшьләр оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре катнашында.

«Ункөнлек кысаларында без гадәттәгечә бай чаралар программасын оештырабыз. Район администрацияләре, структур бүлекчәләр, иҗтимагый оешмалар, уку йортлары, эшмәкәрлек һәм массакүләм мәгълүмат чараларындагы коллегаларга рәхмәт белдерәсем килә, алар бу вакыйгаларны оештыруда һәрвакыт энтузиазм белән катнашалар, яңа, кызыклы форматлар тәкъдим итәләр», – диде Азат Абзалов.

Быел инвалидлар декадасына 100 дән артык төрле чара, шул исәптән эре халыкара һәм республика проектлары планлаштырылган.

Әйтик, 1 декабрьдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ел саен үткәрелә торган «Йөрәк белән тыңлап» республика конкурс-фестивале оештырыла. Ул М.Мозафаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбендә узачак.

2 декабрьдә Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» XVIII республика сәнгать иҗаты фестивале үтәчәк.

Халыкара инвалидлар көнендә, 3 декабрьдә, шәһәрнең төрле мәйданчыкларында күптөрле чаралар узачак. Алар арасында – «Добрая волна» бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты һәм Тимер юлчылар мәдәният сараенда узачак «ЛУЧ – люди, умеющие чувствовать» халыкара фестивале. «ЛУЧ» конкурсында катнашу өчен 61 төбәктән һәм өч чит илдән 1 меңнән артык гариза җибәрелгән.

Шулай ук бу көнне Казан Ратушасында София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры чыгыш ясаячак.

5 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Э-моция» театр студиясеннән традицион IV республика инклюзив балы була.

Моннан тыш, ункөнлек дәвамында Казанның музей комплексына барлык категория инвалидлар да бушлай керә алачак.

Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, балалар өчен мәдәни-күңел ачу программалары җәй буе дәвам итте. «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы шәһәрнең барлык инклюзив үзәкләрендә 19 лагерь сменасы үткәрде, ул 400 баланы колачлады.

«Восток» лагеренда – менталь тайпылышлары булган 60 бала өчен беренче стационар смена, ә Биектау районында инвалид балалар тәрбияләүче 36 гаилә өчен 6 ял көне сменасы үткәрелде.

«Инвалидлар декадасы – мөһим вакыйга, ул инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең рухи көче һәм ныклыгы турында искә төшерү генә түгел, ә җәмгыять өчен аларга ярдәм итү максатыннан берләшергә мөмкинлек тә булып тора», – дип йомгаклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.11.2025
Видеорепортаж
24.11.2025 12:05
Инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаилә шәһәр бюджетыннан матди ярдәм алачак
Барлык яңалыклар