Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.02.2021, 13:07

И.Метшин: «Социаль өлкә өчен бюджет чыгымнары шәһәр хуҗалыгының башка теләсә кайсы тармагына караганда күбрәк»

2021 елга Казан бюджеты шактый киеренке булып кала бирә, әмма үтәп булачак, дип билгеләде Финидарә җитәкчесе.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль, Алена Мирошниченко). 2021 елга Казан бюджеты Татарстан Республикасы һәм шәһәр икътисадының пандемия йогынтысына бәйле билгесез үсеше шартларында төзелгән. Ул шактый киеренке булып кала бирә, әмма үтәп чыгарлык. Бу хакта бүген Казан башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте. Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, Казан бюджеты социаль юнәлешле булды һәм булып кала бирә.

«2021 елга Казан бюджеты бюджетара трансфертларны исәпкә алып 28 млрд 138 млн сум күләмендә кабул ителде. Берничә ел эчендә беренче тапкыр салым һәм салым булмаган керемнәр буенча планлаштырылган бурычлар күләме кимүе күзәтелә. Гомумән алганда, шәһәр бюджеты чыгымнары 3 млрд 174 млн сумга арткан. Нигездә, бу республика бюджетыннан финанс ярдәме хисабына булды», – дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин.

Шәһәр бюджеты чыгымнарының гадәттәгечә төп үсеше социаль-мәдәни өлкә тармагына туры килә. Шулай итеп, 2021 елга бюджетта мәктәпләрдә укучыларны тукландыруга өстәмә чыгымнар – 1 млрд сумга якын, балалар бакчаларында ата – аналар түләве структурасы үзгәрүгә бәйле рәвештә төшеп калучы керемнәрне компенсацияләү – 828 млн сум, сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү – 415 млн сум, ата-аналар түләвенең өченче компенсациясе 41 млн сум тәшкил итә. Моннан тыш, мәгълүмат системаларына хезмәт күрсәтүгә өстәмә рәвештә 28 млн сум һәм муниципаль казнаны тотуга 26 млн сум исәпкә алынган, дип өстәде спикер.

«2021 елга шәһәр бюджеты шактый киеренке булып кала бирә, әмма үтәлә. Аны үтәү буенча төп бурычлар, элеккеге кебек үк, кабул ителгән параметрларны үтәү һәм бюджетта исәпкә алынмаган чыгымнарны финанслау өчен өстәмә чыганаклар эзләү кала», – дип билгеләде Финидарә башлыгы. Ул агымдагы елда бюджет кредитын каплау срокларын озайту планлаштырылуын өстәде, шулай ук проект офисы кысаларында идарә процессларын оптимальләштерү эше дәвам итәчәк.

«Бюджет социаль юнәлешле булды һәм булып кала бирә. Бу өлкә өчен чыгымнар 20,5 млрд сумнан артык. Бу торак-коммуналь хуҗалыкка һәм шәһәр хуҗалыгының башка тармакларына караганда күбрәк. Әлбәттә, хәл ителмәгән проблемалар күп кала. Эшләнгән эш күләме эшлисе эшләрдән һәрвакыт азрак. Без шәһәребездә үсеш юлында хәрәкәт итәчәкбез», – дип йомгаклады Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.02.2021
Видеорепортаж
08.02.2021 12:43
2020 ел нәтиҗәләре буенча Казан бюджетының керем өлеше 4 млрд сумга арттырып үтәлгән
Барлык яңалыклар