Казан Мэры 500 мәгариф объекты өчен хисап тота торган яңа үзәк эше белән танышты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нчы гыйнвар, Алинә Бережная). Казанда «Санлы бухгалтерия» пилот проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге көндә электрон рәвешкә бухгалтерлык хезмәтләренең 70%тан артыгы күчерелгән, бу ресурсларны оптимальләштерергә һәм кәгазьләр санын минимальләштерергә мөмкинлек бирде. Шәһәрдә Казан муниципаль учреждениеләренә Бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәге төзелде, ул 41 мең кеше эшли торган 500 мәгариф объекты өчен бухгалтер исәбе башкара. Казан Мэры Илсур Метшин үзәк эшчәнлеге белән танышты.
«Безнең шәһәрдә яңа технологияләрнең актив рәвештә кертелә башлавы мөһим. Элек документларны тартмалар белән ташырга туры килә иде, хәзер алар электрон рәвештә тапшырыла. Без иң кыйммәтле ресурсны – элек безнең коллегаларыбыз социаль учреждениеләргә хезмәт күрсәтү өчен сарыф иткән вакытны экономиялибез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин сүзләренчә, үзәкләштерелгән бухгалтерия барлык эре шәһәрләрдә дә бар диярлек. «Казан – лидерлар өчлегендә, безне Мәскәү генә узып китә», – дип билгеләде ул.
Хәзер 2020 елда төзелгән үзәктә 340 хезмәткәр эшли, алар 500 мәгариф учреждениесенә – балалар бакчаларына, мәктәпләргә, өстәмә белем бирү учреждениеләренә хезмәт күрсәтә. «Бер хисапчы бер генә учреждениене түгел, ә якынча 3-4 учреждениене алып бара. Бу һәр мәктәпнең үз хисапчысы булуга караганда күпкә нәтиҗәлерәк», – дип билгеләде яңа муниципаль казна учреждениесе директоры Юрий Синников. Бу елга планнарда – бухгалтериянең санлы форматына тагын 46 мәгариф учреждениесен күчерү.
Бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәгендә эшләү тулысынча оптимальләштерелгән һәм электрон форматка күчерелгән. Барлык процесслар да электрон документлар әйләнеше ярдәмендә башкарыла. Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә, шулай ук балалары балалар бакчаларына йөргән ата-аналарга, башка 2-НДФЛ кебек белешмә, ата-ана түләве буенча бурычның булмавы турында белешмә, салым тотып калына торган керем турынды белешмә алырга туры килмәячәк. Хәзер бу документлар мөрәҗәгать итүчегә тапшыру өчен учреждениенең үзенә онлайн җибәрелә. «Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең үзәккә килү ихтыяҗы тулысынча юкка чыкты. Элек алар айга бер тапкыр безгә эшкә кабул итү турында боерыклар, аванс һәм хезмәт хакына документлар китерә иделәр. Хәзер барлык процесслар электрон форматка күчте», – дип билгеләде Юрий Синников.
Электрон документ әйләнешенә күчү нәтиҗәсендә кәгазь экономияләнә. Юрий Синников элек районнарның үзәкләштерелгән бухгалтерияләренең ай саен һәр уку йортына баланың укуы өчен түләү турында квитанцияләр юллаулары турында сөйләде. «Барыннан да бигрәк урам себерүчеләр зарлана иде, чөнки бу кәгазьләр соңыннан чүп савытларында ята һәм аларны җил тарата, – дип билгеләп үтте ул. – Без анализ үткәрдек һәм әти – әниләрнең күпчелегенең дәүләт хезмәтләре порталы аша түләвен, якынча өчтән бере онлайн-банк аша һәм нибары 5 проценты кәгазь квитанция буенча түләвен ачыкладык». Хәзер электрон документ әйләнеше буенча барлык документлар һәр учреждениенең мөдиренә җибәрелә, ул, үз чиратында, кирәк булган очракта, аларны ата-аналарга тарата.
Хисапчының бертөрле эш күләме шәһәр башлыгына күрсәткән эшләрнең күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер документны теркәү өчен бухгалтерга уртача 3 минут 48 секунд вакыт таләп ителә, бот шул ук эшне 9 тапкырга тизрәк башкарачак.
Әйтергә кирәк, 2020 елга кадәр һәр мәгариф учреждениесендә бухгалтерлык хисабы өчен район үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җавап биргән, шул ук вакытта аларның һәркайсы үз методикасына ия булган. Барлык район бухгалтерияләрен берләштергән Бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәген булдыру исәпкә алуны бердәмлеккә китерергә мөмкинлек бирде.
«Санлы бухгалтерия» проектын тормышка ашыруның чираттагы этабы булып мөстәкыйль учетта калган социаль өлкә учреждениеләрен һәм Башкарма комитетның аерым структур бүлекчәләрен үзәкләштерү торачак.