Фото: Денис Гордийко
«Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы «Иң яхшы гавами чара һәм/яки аңа интеграцияләү» категориясендә Silver Mercury Regions PFO премиясенең көмеш бүләген алды. Жюри аны дөньядагы иң зур шәһәр форумы дип таныды, проектның киңлеген, тамашачыларның югары дәрәҗәдә катнашуын, оешманың сыйфатын билгеләп үтте.
«Казаныш. Төрлелек бердәмлеге» бәйгесе Казанда 2025 елның 6–8 февралендә БРИКС саммиты көн тәртибенең дәвамы буларак
узды . Чара урбанистика өлкәсендә иң зур вакыйгалардан берсе булды: чарага 45 меңнән артык кеше килде, тагын 17 меңгә якын кеше онлайн тапшыруны күзәтте.
Форумда 23 илдән 400 дән артык белгеч катнашты. Алар арасында: БРИКС+ илләре шәһәрләренең баш архитекторлары, алдынгы профильле университетлар җитәкчеләре, шулай ук Халыкара архитектура премияләре лауреатлары.
Silver Mercury Regions PFO премиясе креатив һәм маркетинг коммуникацияләре өлкәсендәге проектларны берләштерә. Эшләрне эшмәкәрләр, профильле агентлыклар, мәгариф учреждениеләре, медиа һәм дәүләт структуралары вәкилләре бәяли.