Панель дискуссияләр, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр онлайн һәм офлайн оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). 21-нче сентябрьдән 24 -нче сентябрьгә кадәр Казанда Kazan Digital Week халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләр, системалар, сервислар һәм хезмәтләрне эшләүчеләргә һәм кулланучыларга юнәлтелгән чараны «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә катнаш форматта үткәрү планлаштырыла.
«Интеллектуаль транспорт системалары»;
«Ситуацион үзәкләр»;
«Цифра индустриясе 4.0»;
«Финтех экосистемасы»;
«Киберкуркынычсызлык»;
«Эшкуарлыкка интеграцияләнгән инновацияләр»;
«Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
«Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
«Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».
Форум кысаларында түгәрәк өстәлләр, панель дискуссияләр, пленар утырышлар форматында очрашулар узачак, шул исәптән мэрларының «Акыллы шәһәрләр революциясе» түгәрәк өстәле узачак. Моннан тыш, энергетика тармагы вәкилләре өчен киберкуркынычсызлык мәсьәләләре буенча ябык секция, Россия һәм француз галимнәреннән «Педагогик эшчәнлек цифрлы симуляторы» проектын тәкъдир итү, стартап-компанияләр өчен капитализацияне күтәрү өчен интеллектуаль милек объектларын куллану буенча мастер-класс планлаштырылган.
Программа, катнашу шартлары һәм форумны оештыручылар турында тулырак мәгълүмат белән Kazan Digital Week сайтында танышырга була.