В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар СССР Язучылар берлеге әгъзасы һәм Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы исемнәрен йөртәчәк
Казанның Киров районында яңа төзелә торган ике урамга исемнәр бирелде. Тиешле карар шәһәр башкарма комитетында имзаланды.
Беренче урам Бөек Ватан сугышы катнашучысы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучысы, А.М.Горький исемендәге «Әдәбиятка күпьеллык өлеше өчен» әдәби премиясе лауреаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Геннадий Паушкин исемен алачак.
Тагын бер урамны Казан кешесе, Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең гамәлгә куючысы һәм мактаулы әгъзасы Петр Пономарев хөрмәтенә атап йөртәчәкләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Совет районында биш яңа урамга исемнәр бирелгән. Алар балалар язучылары, рәссам һәм җырчының исемнәрен йөртәчәк.