В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 10 йокы корпусы, клуб, ашханә, медпункт һәм спорт мәйданчыклары булачак
Денис Гордийко фотосы
Казанда «Нармонка» балаларны сәламәтләндерү лагерендә капиталь төзекләндерү эшләрен 2027 елга тәмамларга ниятлиләр. Яңартылган комплекста ун заманча йокы корпусы, клуб, ашханә, медицина пункты һәм яңа спорт мәйданчыклары булачак. Бу хакта атналык эшлекле дүшәмбе утырышында Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Сәламәтләндерү учреждениеләре белән бергә, шәһәрдә яшьләрнең мәктәптән тыш сыйфатлы ялын тәэмин итү максатыннан яшүсмерләр клубларын актив яңарталар. Төзекләндерү эшләре ике үзәктә: Ютазы урамында урнашкан «Ю» һәм Арбузов урамында урнашкан «Компас» клубларында алып барыла.
«Ю» клубы спорт юнәлеше, «Компас» клубы туристлык-туган якны өйрәнү һәм спорт юнәлеше буенча эшли», - дип өстәде Илья Коротихин.
Мәдәни-агарту объектлары да яңартыла.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Побежимов урамында урнашкан китапханәне төзекләндерүнең беренче этабы төгәлләнгән. Җиһазлар һәм китапханә эшчәнлеге өчен кирәкле җайланмалар 2026 елда сатып алыначак.
Моннан тыш, илкүләм проект кысаларында Горький урамында урнашкан Боратынский музеенда төзекләндерү-реставрация эшләре башкарылган.
«Муниципаль объектлардан тыш, шәһәр территориясендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы 6 дәүләт учреждениесе төзекләндерелде. Әлеге эшләргә 1,8 миллиард сум күләмендә акча тотылды», - дип сүзен тәмамлады Илья Коротихин.