Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.10.2019, 17:21

Депутатлар физик затларның милек салымы һәм җир салымы турындагы карарларга үзгәрешләр кертте

Бу - аларда федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр чагылырга тиеш булу белән бәйле.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). Казан шәһәр Думасы депутатлары XXXIV сессиядә физик затларның милкенә ясалган салым һәм җир салымы турындагы карарларга үзгәрешләр кертте. Бу - аларда федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр чагылырга тиеш булу белән бәйле.

Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык, яшелчәчелек һәм шәхси торак төзелеше өчен бирелгән җир кишәрлекләренә карата салым ставкасын куллану буенча чикләүләр билгеләнүен хәбәр итте. Хәзер ул әлеге җир кишәрлекләре эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен файдаланылмаган очракта гына 0,3%-тан артмый икән.

Физик затлар милкенә ясалган салымга килгәндә, монда федераль дәрәҗәдә салым салу объектлары исемлеге, салым ставкасын куллану ачыкланган. Шулай ук салым түләүченең ташламалар алу өчен хәбәрнамәсен бирү вакытлары да үзгәргән. Хәзер торак йортның һәм фатирның бер өлеше салым салу объекты булып тора. Моннан тыш, эре сәүдә үзәкләрендә урнашкан гаражларга һәм машина урыннарына карата 0,3% күләмендә ставка кулланыла, дип ачыклык кертелде.

«Моннан тыш, салым түләүчеләрнең салым салу объектлары турында мәгълүмат бирү вакытын агымдагы елның 31-нче декабреннән дә соңга калмыйча билгеләргә тәкъдим ителә. Элек моны 1-нче ноябрьгә кадәр эшләргә кирәк иде», - дип хәбәр итте И.Мөхәммәтшин.

Ул ассызыклаганча, карар проекты федераль законнар нигезендә эшләнгән, бюджет мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышында каралган. Контроль-хисап палатасының уңай нәтиҗәсе бар.

Депутатлар тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хуплады. Әлеге карарлар 2020 елның 1-нче гыйнварыннан үз көченә керә.

Исегезгә төшерәбез, физик затларның милкенә ясалган салым һәм җир салымы җирле булып тора һәм тулысынча Казан бюджетына күчерелә.
Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXXVI сессиясе, 16.10.2019
Барлык яңалыклар