Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.10.2025, 14:34

Казан шәһәре Думасы депутатлары 2025 елга шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертте

Керемнәр 54 млрд 366,2 млн сум, чыгымнар 63 млрд 285,1 млн сум тәшкил итәчәк

2025 елга ТР башкаласы бюджетына үзгәрешләр кертелде, керем өлеше 54 млрд 366,2 млн сум, чыгым өлеше 63 млрд 285,1 млн сум тәшкил итәчәк. Мондый карарны Казан шәһәре Думасы депутатлары II сессиядә кабул итте. Утырышны Казан мэры Илсур Метшин уздырды.

Үзгәрешләр кертү зарурлыгы берничә сәбәп белән бәйле, дип аңлатты финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин. Шәһәр бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен, шулай ук ел башына бюджетның калган акчаларын арттыру исәбенә чыгымнарны 2 млрд 32 млн сумга арттырырга тәкъдим ителде.

Акчалар түбәндәге юнәлешләргә юнәлдереләчәк: муниципаль учреждениеләрне карап тоту һәм ремонтлау (1 млрд 90 млн), ТКХ, төзекләндерү һәм юл хуҗалыгы (358 млн), күзәтчелек органнары таләпләрен бозуларны бетерү һәм күрсәтмәләрен үтәү, террорчылыкка каршы чаралар (313 млн), агымдагы һәм капиталь ремонт, төзелеш һәм төзекләндерү, проект-смета документациясе (121 млн), гомумшәһәр чаралары (52 млн).

Моннан тыш, ресурсларны җир кишәрлекләрен тартып алу чараларына (37,8 млн), суд актлары буенча башкарма документларга түләүгә (20 млн), су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләренең техник планнарын әзерләүгә (20 млн), әйләнә-тирә мохитнең бозылган торышын торгызу чыгымнарын каплауга (11 млн) һәм транспорт иминлегенә (9,7 млн) бүлеп бирәчәкләр.

Нәтиҗәдә, 2025 елга Казан бюджеты күләме керемнәр буенча 54 млрд 366,2 млн сум, чыгымнар буенча 63 млрд 285,1 млн сум, дефицит 8 млрд 918,9 млн сум тәшкил итәчәк, аны каплау чыганагы булып шәһәр бюджеты акчаларының калдыклары тора.

Казан шәһәре Думасы депутатлары ТР башкаласы бюджетына кертелә торган үзгәрешләрне хуплады.
Фоторепортаж
Башкала Ратушасында Казан шәһәре Думасының II сессиясе үтте
Барлык яңалыклар