Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2021, 15:38

Казан шәһәре Думасы депутатлары Татарстан башкаласы бюджетына үзгәрешләр кертте

Карар шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендә VII сессиядә кабул ителде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Камилә Гобәйдуллина). 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Бүген Казан шәһәр Думасының VII сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте, ул Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә Ратушада узды.

Үзгәрешләр кертү өчен чыганак булып 2021 ел башына 658,6 млн сумлык автономияле һәм бюджет учреждениеләре счетларындагы калдыклар тора. Аларны 2020 елда кабул ителгән, әмма тулы күләмдә үтәлмәгән, 1,3 млн сумлык күчеш йөкләмәләренә, шулай ук агымдагы елга шәһәр бюджетында исәпкә алынмаган, әмма шәһәр хезмәтләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен кирәкле булган чыгымнарга 657,3 млн сум күләмендә юллау тәкъдим ителә, дип аңлатты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин.

Бу чыгымнарга төзелеш һәм ремонт эшләре, җиһазлар сатып алу, якын-тирә территорияне төзекләндерү һәм социаль-мәдәни өлкә объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы буенча чаралар керә. «Техник системалар белән тәэмин итү өчен уку елы башына террорчылыктан саклану буенча 102 млн сум юнәлдерергә тәкъдим ителә. Бу әле шәһәрнең социаль-мәдәни өлкәсе учреждениеләре паспортларында чагылыш тапкан башка искәрмәләрне бетерү өчен кирәкле бөтен сумма түгел. 1 млрд 206 млн сумлык ихтыяҗның калган өлешен 2022-2023 елларга бюджет проектын формалаштырганда бюджет кодексы нигезендә белдерү планлаштырыла», – диде докладчы.

Агымдагы ел башына бюджет акчалары хисабына муниципаль унитар предприятиеләрнең устав фондына акча кертү юлы белән муниципаль милекне тулыландыру чыгымнарын арттыру, шәһәр территориясен төзекләндерү, муниципаль учреждениеләрне карап тоту, мәгариф учреждениеләрендә янгынга каршы чаралар үткәрү, цифрлы мәгълүматлар белән тулыландыру эшен оештыру белән комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасының икенче чиратын булдыру һәм муниципаль учреждениеләр биналарын реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өчен проект-смета документациясен эшләү тәкъдим ителә.

Чыгымнарның тагын бер маддәсе – гомумшәһәр чаралары, шәһәрнең инженерлык челтәрләрен һәм башкарма документация архивын цифрлаштыру. Акча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге чараларга да, квартал эчендәге юл төзелеше белән бәйле җир кишәрлеген алу һәм Казанның Генераль планына үзгәрешләр кертү өчен дә кирәк.

Моннан тыш, бу елның 1-нче гыйнварына автономияле һәм бюджет учреждениеләре счетларында барлыкка килгән калдыкларны кире кайтару исәбенә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа челтәрен тоту чыгымнары 3,5 млн сумга арта. «Сүз Совет районындагы катнаш төрдәге балалар бакчасы турында бара», – дип аңлатты Р.Шәфигуллин.

«Карар проекты тарафыннан бюджет кытлыгын финанслау чыганагына үзгәрешләр кертергә, шулай ук бюджет тотучыларны һәм бюджет чыгымнарын турыдан-туры алучылар, бюджет чыгымнарын бюджет классификацияләү кодлары арасында акчаларны яңадан бүләргә тәкъдим ителә», – дип өстәде нотыкчы.

Р.Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2021 елга Казан бюджеты күләме керемнәр буенча 28 млрд 779 млн 530,5 мең сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 31 млрд 833 млн 688,8 мең сум, 3,054 млрд сум дефицит белән, каплау чыганагы шәһәр бюджетының калдык средстволары булган.

Карар проекты элегрәк бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча комиссия утырышында каралды һәм контроль-хисап палатасының уңай бәяләмәсенә ия булды. «Барлык үзгәрешләр игътибар белән каралды. Депутатлар билгеләп үткәнчә, алар объектив сәбәпләр белән бәйле һәм шәһәрдәге беренче чираттагы бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Депутатлар барлык сорауларга да җаваплар алдылар», – дип йомгак ясады комиссия рәисе Булат Котдусов.

Депутатлар тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хуплады һәм карар проектын расладылар.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының VII сессиясе, 29.06.2021
Видеорепортаж
29.06.2021 16:03
Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының VII сессиясе узды
Барлык яңалыклар