Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2023, 14:51

Казан шәһәр Думасы депутатлары Татарстан башкаласының 2023 елга бюджетына үзгәрешләр кертте

Шәһәр бюджетының керем өлеше 38 млрд 19 млн сум тәшкил итәчәк, 4 млрд 169 млн сум дефицит белән чыгым өлеше – 42 млрд 188 млн сум.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель, Алсу Сафина). Бүген Казан шәһәр Думасының XXII сессиясендә депутатлар 2023 елга Татарстан башкаласы бюджетына үзгәрешләр керттеләр. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.

Шәһәр Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин аңлатуынча, шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү берничә сәбәп белән бәйле. Татарстан бюджетына 330 млн сум кайтарылган – бу узган еллардан файдаланылмаган финанс ярдәме чаралары. Шуларның 236,5 млн сумы шәһәр бюджетына чыгымнарга ихтыяҗны раслаудан соң кергән.

2023 ел башына Казан бюджеты акчаларының калдыклары хисабына бюджетның чыгым өлеше 3 млрд 839,2 млн сумга арттырылган. Автономияле һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган акчаларын кире кайтару хисабына шәһәр бюджеты чыгымнары социаль өлкә хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә һәм учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгытуга 309,4 млн сумга арттырылган.

Шулай ук бюджет дефицитын финанслау чыганакларына һәм муниципаль эчке бурычлар программасына үзгәрешләр кертелде.

«Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2023 елга шәһәр бюджетының керем өлеше  – 38 млрд 19,1 млн сум, чыгым өлеше (4 млрд 169,2 млн сум дефицит белән) 42 млрд 188,3 млн сум тәшкил итәчәк, ел башына бюджет акчаларының калдыклары аны каплау чыганагы булып тора», – диде И.Мөхәммәтшин.

Казан шәһәр Думасы депутатлары 2023 елга Татарстан башкаласы бюджетына үзгәрешләр кертүне хуплады.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXII сессиясе, 14.04.2023
Барлык яңалыклар