Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышы Ратушада узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышы кичә Казан Ратушасында узды. Комиссия эшендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, муниципаль берәмлек башлыгы Евгения Лодвигова, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, шулай ук шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты.
Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин депутатларны 2020 елда идарә эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Коронавирус инфекциясе пандемиясе беренче ике айда – апрель һәм май айларында гына да шәһәр керемнәренең өчтән берен диярлек кимүгә китергән. «Икенче кварталда керем җыеп бетермәү 930 млн сум тәшкил итте», – дип билгеләп үтте Ирек Мөхәммәтшин. Керемнәрнең уңай динамикасы дүртенче кварталда гына барлыкка килгән.
Ел нәтиҗәләре буенча, бюджет үтәлеше 29 млрд 51 млн сум тәшкил иткән, план 4 млрд 87 млн сумга арттырылган, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча – 695 млн сумга, бюджетара трансфертлар буенча – 3 млрд 392 млн сум.
2020 елда Казан бюджетының чыгым өлешен үтәү 28 млрд 166 млн сум тәшкил иткән, бу расланган планнан 3 млрд 202 млн сумга күбрәк.
«Икътисадның тотрыксызлыгына карамастан, 2020 елда без барлык беренчел һәм социаль әһәмияткә ия булган чыгым йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәүгә ирештек. Шулай ук коммерция кредитларын рефинанслау буенча эш алып барылды, бу шәһәргә муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү чыгымнарын елына 150 млн сумга киметергә мөмкинлек бирде», – дип нәтиҗә ясады Ирек Мөхәммәтшин.
Депутат Алексей Серов ишегалды территорияләрен җыештыру һәм җир өсте кичүләрендә лифтларны ремонтлау турында борчылуын белдерде. Ефим Климов реклама эшчәнлегеннән төшеп калган керемнәрне торгызу фаразы белән кызыксынды.
Көндезге вакытта мәктәпләрне саклауны финанслауны тәэмин итү кирәклегенә депутат Руслан Дуженков игътибар итте.
Утырышта депутатлар, шулай ук, 2021 елга Казан бюджетына кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләрне карады. Ирек Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителә торган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, Татарстан башкаласының 2021 елга бюджет күләме 28 млрд 48,8 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнарга – 1 млрд 59,6 млн сум бюджет дефициты белән 29 млрд 108,4 млн сум, аны каплау чыганагы шәһәр бюджетының калган өлешен тәшкил итәчәк.
Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе Булат Котдусов бюджетка кертү өчен тәкъдим ителә торган үзгәрешләрдә депутатларның нинди искәрмәләре исәпкә алынуы белән кызыксынды. Финанс идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, калган акчалар исәбенә күзәтчелек органнары күрсәтмәләрен этаплап бетерүгә һәм бюджет өлкәсе учреждениеләрендә 137,7 млн сум күләмендә янгынга каршы чараларга, мәгариф учреждениеләрендә 25 млн сум күләмендә вентиляция системаларын ремонтлауга, торгызуга һәм аларга техник хезмәт күрсәтүгә чыгымнар кертелүен билгеләп үтте. Шулай ук балаларның җәйге ялына әзерлек өчен лагерьларны ремонтлауга, сәнгать һәм музыка мәктәпләрен җиһазлауга, капиталь ремонттан соң балалар бакчаларына җиһазлар һәм йомшак инвентарь сатып алуга чыгымнар да исәпкә алынган. Төзекләндерү объектларын карап тотуга чыгымнар кертелгән.
Фикер алышу барышында шулай ук депутатлар – Динара Халимдаровага һәм Сергей Виноградовка 1-4-нче сыйныф укучыларының азкеремле категорияләрен кайнар азык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирелде.
Шулай ук комиссия депутатлары Казанның контроль-хисап палатасы һәм Казан шәһәр Думасы эшчәнлеге турында да тыңлады һәм фикер алышты. Комиссия утырышы көн тәртибенә кертелгән барлык сорауларны депутатлар Думаның чираттагы сессиясендә карарга тәкъдим итте.