Керемнәр буенча бюджет күләме 35 млрд 239,1 млн сум тәшкил итте, чыгымнар буенча – 39 млрд 837,1 млн сум, дефицит – 4 млрд 598 млн сум.
Фото: Денис Гордийко
Үзгәрешләр кертүнең берничә сәбәбе бар, дип аңлатты докладчы. Республикада кабул ителгән норматив актлар нигезендә шәһәр казнасына республика бюджетыннан түләүсез керемнәр күләме 842,8 млн сумга арткан. Шул исәптән муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләүләргә һәм грантларга – 489 млн сум, күчмә составны арендалау шартнамәләре буенча лизинг түләүләренә – 195 млн сум, шәһәр территориясен төзекләндерүгә – 56,2 млн сум, Баруди урамындагы бинаны капиталь ремонтлауга – 45,9 млн сум, автомобиль юллары төзелешенә бәйле рәвештә җир кишәрлекләрен тартып алуга – 41,6 млн сум, тапшырылган дәүләт вәкаләтләренә субвенцияләр – 13,7 млн сум, башка чыгымнар – 1,2 млн сум.
Бюджетның салым һәм салымныкы булмаган керемнәр хисабына 628,5 млн сумга артуы муниципаль учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау (201,9 млн сум), шәһәр территориясен төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык (153,6 млн сум), муниципаль учреждениеләрне карап тоту һәм ремонтлау (142,6 млн сум), аларның матди-техник җиһазланышы (58,6 млн сум), Монастырь ермагы аша күпер төзелешенә бәйле рәвештә җир участокларын алу (20,6 млн сум), юл хәрәкәте иминлеген оештыру чаралары (16,8 млн сум) һәм башкаларга чыгымнарны арттырды.
Моннан тыш, ТР Финанслар министрлыгы хаты нигезендә 2022 елга муниципаль юл фондларын формалаштыру максатыннан 10,5 млн сумга акцизлар керү фаразлары аныклана.
РФ Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизацияләү буенча Казан территориясеннән хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балаларына социаль ярдәм күрсәтү максатыннан аларга шәһәр транспортында бушлай йөрү һәм шәһәрнең муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә түләүсез туклану бирелде, шуңа бәйле рәвештә субсидияләр исемлеге аныкланды.
Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2022 елга Казан бюджеты керемнәр буенча – 35 млрд 239,1 млн сум, чыгымнар буенча – каплау чыганагы ел башына шәһәр бюджеты акчалары булган 4 млрд 598 млн сум дефицит белән 39 млрд 837,1 млн сум.
Депутатлар шәһәр бюджетына кертелә торган үзгәрешләрне хупладылар.