Казан шәһәр Думасы депутатлары җир салымын һәм физик затларның милек салымын түләү буенча үзгәрешләрне хупладылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). Казан шәһәр Думасының чираттагы утырышында физик затларның милек салымын һәм җир салымын түләүгә ташламалар тәкъдим итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым игътибар шәһәрнең индустриаль паркларына һәм шәхси балалар бакчаларына булышлык итүгә бирелде. Утырышта финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин һәм икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов чыгыш ясадылар.
Җир салымы һәм физик затларның милек салымы тулы күләмдә Казан бюджетына күчерелә. Муниципалитет аерым категория гражданнарга салым ташламалары бирә ала.
Бүген Казанда 4500 инвалид бала хисапта тора. Дәүләт ярдәме буларак муниципалитет дәрәҗәсендә аларның ата-аналары (уллыкка яки кызлыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) бу елның башында ук милек салвмын түләүдән азат ителде. Хәзер Казан шәһәр Думасы ташлама алучылар исемлегенә инвалид бала белән бер гаиләдә тәрбияләнүче һәм милектә өлеше булган 18 яшькә кадәрге балаларны кертергә карар кылды.
Шәһәр һәм республика бюджетыннан финансланучы бюджет учреждениеләренә салым ташламасы үзгәртелде – җирнең кадастр бәясеннән 0,39% күләмендә түбән ставка куелды. Шундый ук муниципаль ярдәм лицензияләнгән шәхси балалар бакчалары алачак. Үзгәрешләр муниципаль балалар бакчаларында балаларга урыннар җитмәү белән бәйле.
А.Вәлиәхмәтов ассызыклап үткәнчә, салымнардан азат итү тәҗрибәсе РФ төбәкләренең күбесендә һәм РТда кулланыла. Бу чара – бизнеска ярдәм итүең нәтиҗәле механизмы.
Казанда гамәлдә булган ташламалы кредит бирү программасы кысаларында Башкарма комитетка мәктәпкәчә белем бирү юнәлешендә 10 гариза килгән.
Җирнең кадастр кыйммәтеннән 0,33% кадәр салым ставкасы кимү фомасында ярдәмне Казанның индустриаль парклары алды. Моның өчен алар ТР Министрлар кабинеты карары буенча расланырга һәм билгеле бер таләпләргә җавап бирергә тиешләр. И.Мөхәммәтшин игътибар иткәнчә, бу чара биредә кече һәм урта җитештерү компанияләре үсешенә шартлар тудырачак һәм яңа резидентлар җәлеп итәчәк.
А.Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә кече һәм урта бизнеска булышлык итү һәм инфраструктура булдыру мәсьәләләренә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов зур игътибар бирә. Казанда бүгенге көндә 11 сәнәгать паркы һәм мәйданчык эшләп килә. Аларның территорияләренең гомуми мәйданы 250 гектарга якын тәшкил итә. 600-гә якын резидент аларда 10 мең эш урыны булдырды. Хәзерге вакытта аларда 10% җитештерү биналары һәм 30% җир участогы буш.
Депутатлар әлеге үзгәрешләрне кабул итү өчен тавыш бирделәр.