Керемнәр – 37 млрд 924 млн сум, чыгымнар 36 млрд 415 млн сум булган.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр бюджетына өстәмә керемнәр 10 млрд сум тәшкил итте, шуның 4 млрд 230 млн сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр, 5 млрд 556 млн сумы – кире кайтарылмый торган кертемнәр, дип хәбәр итте Ирек Мөхәммәтшин.
2021 елда салым һәм салым булмаган керемнәр 19 млрд 525 млн сум тәшкил иткән. 16 млрд 416 млн сум күләмендә кергән салым керемнәре арасында физик затлар кеременә салым – 7,7 млрд сум, җир салымы – 3,7 млрд сум, җыелма керемгә салым – 3,6 млрд сум. Барлык салым керемнәренең 91% ы алар өлешенә туры килә.
Казан шәһәр Думасы депутаты Максим Леонтьев Финанс идарәсе башлыгыннан шәһәр бюджетына НДФЛ керү күләме буенча миллионлы шәһәрләр арасында Казанның нинди урын алып торуын сорады. «Ел саен уздырыла торган мониторингтан чыгып, Татарстан башкаласы керем салымы буенча чагыштырма шартларда 4 нче урында тора. Салым җыюны стимуллаштыру һәм ярдәм итү өчен күзәтчелек органнарын һәм эш бирүчеләрне чакырып системалы эш алып барыла», - дип җавап бирде Ирек Мөхәммәтшин.
2021 елда Казан бюджетына кергән салым булмаган керемнәр күләме 3 млрд 109 млн сум тәшкил итте – 2020 елга караганда 9% ка күбрәк. Бу керемнәр муниципаль милекне куллану һәм сату, штрафлар, түләүле хезмәтләр күрсәткән өчен түләүләр һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү хисабына формалаша.
Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәр казнасына бюджетара трансфертлар буенча 18 млрд 330 млн сум кергән, бу расланган күләмгә караганда 5,5 млрд сумга диярлек күбрәк.
Бюджетның чыгым өлеше 36 млрд 415 млн сум тәшкил итте – 2020 елга караганда 23% ка күбрәк. Чыгымнарның зур өлеше – 26 млрд 853 млн сум (яисә 73,7%) – социаль өлкәгә, шул исәптән мәгариф һәм яшьләр сәясәтенә, мәдәнияткә, спортка, социаль сәясәткә юнәлдерелгән. Шәһәр хуҗалыгына – 5 млрд 921 млн сум, гомумдәүләт мәсьәләләренә – 3 млрд 486 млн сум, муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү өчен 89 млн сум юлланган.
Шулай итеп, Казан бюджеты профициты 1 млрд 509 млн сум тәшкил итте. «2021 елда без барлык кабул ителгән йөкләмәләрне тулысынча үти алдык», – дип нәтиҗә ясады Ирек Мөхәммәтшин.
Контроль-хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән 2021 елда Казан бюджеты үтәлешенә эксперт анализы белән аның рәисе Илнар Нургалиев чыгыш ясады. «Тәкъдим ителгән хисап форма һәм эчтәлеге буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджет процессы турындагы нигезләмә таләпләренә туры килә», - дип билгеләп үтте ул.
Шәһәр бюджетына кергән керемнәр хезмәт хакын вакытында түләү, субсидияләр күчерү һәм барлык социаль әһәмиятле чыгымнарны финанслау мөмкинлеге бирде, дип хәбәр итте Казан шәһәр Думасының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Булат Котдусов.
Казан шәһәр Думасы депутатлары 2021 ел өчен шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисапны расладылар.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк 2021 ел өчен Казан бюджетының үтәлеше турында ачык тыңлауларда фикер алышканнар иде.