Узган ел Татарстан башкаласында 272 млрд сум салым җыелган иде.
Фото: Марат Мөгыйнов
Узган елның эре салым түләүчеләре арасында «Аверс» банкы, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Волга-Автодор» ҖЧҖ, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Казан вертолет заводы» АҖ, «Күперләр һәм юллар» ҖЧҖ, Казан (Идел буе) федераль университеты, «КМПО» АҖ, «Водоканал» МУП, «Связьинвестнефтехим» АҖ һәм башкалар бар. Иң зур күләмдәге егерме салым түләүче Казан бюджетына 3,3 млрд сумнан артык акча күчергән – узган ел белән чагыштырганда 54% ка күбрәк.
Узган елда Казан территориясеннән барлыгы 272,2 млрд сум салым җыелган. Шулардан Россия Федерациясе бюджетына – 120,5 млрд сум (44,3%), Татарстан бюджетына – 133,7 млрд сум (49,1%) һәм Казан бюджетына 18 млрд сум (6,6%) күчерелгән.
2023 елга Казан бюджетының керемнәре һәм чыгымнары 37,8 млрд сум күләмендә расланган. Шуларның төп өлеше – 31 млрд сумга якыны – социаль-мәдәни өлкә чыгымнарына туры килә. Тагын 3,4 млрд сум – гомумдәүләт ихтыяҗларына һәм илкүләм иминлеккә, 3,1 млрд сум илкүләм икътисадка, ТКХ һәм табигатьне саклау чараларына юнәлдереләчәк.