Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2022, 13:21

2022 елга Казан бюджеты узган ел бюджетыннан 15% ка артык

Чыгымнарның 81% ы социаль-мәдәни өлкәгә туры килә.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль, Алинә Бережная). 2022 елга Казан бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча балансланган һәм 32 млрд 558 млн сум күләмендә расланган, бу 2021 елга расланган бюджеттан 15,7% ка артык. Чыгымнарның иң зур өлеше – гомуми күләмнең 81% ы – социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. 2022 елга расланган бюджет турында бүген эшлекле дүшәмбедә Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин сөйләде.

Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, социаль өлкәгә чыгымнарның артуы яңа социаль объектлар төзү белән бәйле. «Казан бюджетының күп өлеше социаль-мәдәни өлкәгә юнәлтелгән – бу табибларның, педагогларның, укытучыларның хезмәт хаклары, учреждениеләрне карап тоту. Балалар санының артуы сөендерә, димәк, социаль өлкә – балалар бакчалары, мәктәпләр дә күбәя», – дип билгеләде Илсур Метшин.

2022 елга салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләме 18 млрд 92 млн сум тәшкил итәр дип планлаштырыла, шуларның 15 млрд 686 млн сумы салым керемнәренә һәм 2 млрд 406 млн сумы салым булмаган керемнәргә туры килә. Бюджетара трансфертлар 14 млрд 206,3 млн сум күләмендә планлаштырылган, дип хәбәр итте Ирек Мөхәммәтшин.

Чыгымнарның 81% ы социаль-мәдәни өлкәгә юнәлдереләчәк, 2021 ел белән чагыштырганда чыгымнар күләме үсеше 4 млрд 82 млн сум тәшкил итте.

2022 елга гомумреспублика параметрлары буенча Казан бюджетында мәгариф объектларын саклауга 394,5 млн сум акча салынган. Моннан тыш, социаль-мәдәни өлкә объектларын саклау буенча кануннар таләпләрен үтәү өчен өстәмә 54,9 млн сум акча табылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.02.2002
Видеорепортаж
07.02.2022 13:14
2021 ел нәтиҗәләре буенча Казан бюджетының керемнәр буенча үтәлеше 37 млрд 924 млн сум тәшкил итте
Барлык яңалыклар