В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу чорда күпфатирлы 48 йорт капиталь төзекләндерелгән
Марат Мөгыйнов фотосы
Узган елны Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 358 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта күпфатирлы 48 йорт капиталь төзекләндерелгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
«Төзелеш тармагы икътисади үсештә төп этәргечләрнең берсе булып тора. Үсә торган шәһәр торак белән тәэмин ителергә тиеш», - дип ассызыклады чыгыш ясаучы.
Узган ел Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яңа 358 мең квадрат метр мәйдандагы торак файдалануга тапшырылган. Быел тагын 33 йорт төзелә.
Яңа торакны файдалануга тапшыру белән бергә, булган торак фонды карап тотыла. Узган чорда 13 мең казанлы өчен күпфатирлы 48 йорт капиталь төзекләндерелгән.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, районнарда йортларны капиталь төзекләндерү белән бергә, күпфатирлы 31 йортта 100 лифт алыштырылган. Гомумән алганда, 2008 елдан 1 меңнән артык лифтны алыштырганнар.