Татарстан башкаласында гомумшәһәр өмәсе уза. Өмәгә 28 меңгә якын шәһәр кешесе һәм 1,2 меңгә якын предприятие кушылыр дип планлаштырыла. Күп кенә зур булмаган участоклардан тыш, 18 төп территория билгеләнде: парклар, скверлар, сулыклар янындагы яр сызыгы. Шуларның иң массакүләм өмәсе Юдино бистәсендәге «Зөбәрҗәт» күлендә «Чисталык уеннары» квесты форматында узды. Аны Казан мэриясе «Казаноргсинтез» ярдәмендә оештырды.
«Бүген шәһәр халкы кыштан соң территорияне тәртипкә китерү өчен ишегалларына, урамнарга, паркларга һәм скверларга чыкты. Шәһәр өмәсендә без 28 меңгә якын казанлының катнашуын көтәбез. Төп нокталарның берсе — «Зөбәрҗәт» күле, алыштыргысыз табигый территория, шәһәр халкының яраткан ял итү урыны. Биредә өмә «Казаноргсинтез» ярдәмендә уза, ул үзенең экомәгариф программасы кысаларында «Чисталык уеннары» квесты форматын сайлаган. Шунысы мөһим, өмә барышында анда катнашучылар калдыкларны аерым җыю кагыйдәләренә күнегәләр», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Өмәдә 180 команда катнашты, бу 500 дән артык кеше. Командалар составына мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, иҗади сәнәгать белгечләре, «Казаноргсинтез» һәм СИБУРның Казандагы башка предприятиеләре хезмәткәрләре кергән.
«Чисталык уеннары» кебек экологик инициативаларга ярдәм итү безнең өчен яраткан шәһәребезне һәм аның табигый территорияләрен чистарту мөмкинлеге генә түгел, ә экологик культураны үстерүдә мөһим адым да. Өмәләрне мавыктыргыч ярышларга әйләндереп, оештыручылар күбрәк кешеләрне табигать турында кайгыртуга җәлеп итә. Экоквестларда катнашып, калдыкларны сортларга аерып, кешеләр эшкәртүнең кыйммәтен яхшырак аңлыйлар һәм акрынлап файдалы экологик гадәтләрен формалаштыралар», — дип билгеләп үтте «Казаноргсинтез» генераль директоры Айрат Сафин.
Өмәдә катнашучылар өчен бай программа оештырылды: иртәнге күнегү, интерактив мәйданчыклар эше, алар арасында эшкәртелгән кәгазьдән котлау хатлары ясау буенча мастер-класслар, агач кисәкләрендә пешерү буенча мастер-класслар, пластикны ваклау һәм велошредер ярдәмендә брелоклар ясау. Шулай ук мәйданчыкта фотоконкурс һәм кыр кухнясында төшке аш оештырылды.
Өмәдә катнашучылар 3 тоннадан артык калдык җыйдылар, аны эшкәртү белән «ПЖКХ» ИК төбәк операторы шөгыльләнәчәк.
Бүген өмә шәһәрнең барлык районнарында узды. Чистартуга шәһәрнең Башкарма комитеты һәм аның структур бүлекчәләре, Казан шәһәре Думасы, шулай ук битараф булмаган кешеләр, студентлар, предприятие хезмәткәрләре кушылды. Гомумән алганда, өмәгә 28 меңгә якын шәһәр кешесе һәм 1,2 меңгә якын оешма кушылыр дип планлаштырыла. Барлык кушылучыларга кирәкле җиһаз биргәннәр.
Мәсәлән, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров Кабан күле буендагы өмәдә катнашты, ә Гаврилов урамындагы «Мәйдан» территориясендә балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет, торак-коммуналь хуҗалык комитеты, Физик культура һәм спорт комитеты җыелды. Киров дамбасы янындагы яшел зонаны мәгариф идарәсе җыештырды, ә Казансуның иске үзәне янындагы өмәгә торак сәясәте идарәсе хезмәткәрләре чыкты. Лукницкий урамындагы 4 нче балалар поликлиникасы артындагы скверны мәдәният идарәсе һәм тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе көче белән җыештырганнар. Гомумән алганда, Казан халкы шәһәрнең 18 территориясен чүп-чардан чистарткан.