Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким хәбәр иткәнчә, 2019 елдан кан әйләнеше системасы авырулары булган татарстанлылар саны 16% ка кимегән.
Белгеч ассызыклаганча, 75% очракта кан әйләнеше системасы бозылуын югары кан басымы, югары холестерин дәрәҗәсе һәм тәмәке тарту белән бәйлиләр. Тәмәке тартудан һәм исерткеч эчемлекләр эчүдән баш тарту, даими физик күнеүләр, көн саен рационда 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш булуы, тозлы ризыкларны киметү йөрәк-кан тамырлары авыруларының үлемгә китертү сәбәбенә әверелүен 39% ка киметә.
Альмир Абашев быел мөстәкыйль рәвештә сырхауханәләргә тикшерү узарга килә алмаган аз хәрәкәтләнүче гражданнар белән эшне оештыралар дип билгеләп үтте. Моның өчен махсус мобиль бригадалар төзеләчәк, алар пациентларның өйләренә барып, кирәкле тикшерү чаралары уздырачаклар.
Махсус хәрби операциядә булып кайткан ветераннар өчен дә диспансерлаштыру узу мөмкинлеге бар. Алар МХО җиреннән туган йортларына кайткач, бер ай эчендә медицина тикшеренүен узарга тиеш.

Фото: Денис Гордийко

Быел диспансерлаштыру узу план буенча 1,5 миллион Татарстан кешесенә кагыла. Медицина тикшерүе программасына үзгәрешләр кертеләчәк: аз хәрәкәтләнүче гражданнарның сәламәтлеген тикшерү һәм яңа лаборатор тикшеренүләр, ягъни липопротеин дәрәҗәсен билгеләүгә, кеше папилломасы вирусын ачыклауга анализлар ясау. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган сәламәтлекне саклау өчен профилактик чаралар куллану турында брифинга хәбәр ителде.

Диспансерлаштыруны быел 1,5 миллион Татарстан кешесе узачак, дип хәбәр иттте Республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев. Профилактик чаралар 820 меңнән артык казанлыга күрсәтеләчәк.

Быел медицина тикшерүе программасына авыруларны алдан тикшерү һәм ачыклау, шулай ук аз хәрәкәтләнүче гражданнарны һәм МХО ветераннарын медицина ярдәме белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде.

Кеше папилломасы вирусын тикшерүгә анализ бирү түләүсез булачак

«Гаилә» милли проекты кысаларында репродуктив сәламәтлекне тикшерү дәвам итә. 21 яшьтән алып 49 яшькә кадәрге хатын-кызларга кеше папилломасы вирусының өч штаммын ачыклауга бушлай анализ бирергә мөмкин булачак. Әлеге тикшеренүне биш елга бер тапкыр узарга була. Анализлар папиллома булуы мөмкинлегенә уңай нәтиҗә күрсәтсә, аналык муентыгына сыекча цитологик тикшерү үткәреләчәк. Альмир Абашев сүзләренчә, ул яман шеш үсешенең нуль стадиясен ачыклау өчен кулланыла.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов технологияләр үсеше һәм даими рәвештә профилактик чаралар үткәрү нәтиҗәсендә 2020 елдан яман шешләрне ачыклау 31% ка артты дип сөйләде. Юан эчәк, тире, күкрәк һәм мәни бизе простатасының яман шешләре, шулай ук үпкә яман шешләре киң таралган. Аналык муентыгы яман шеше өлешенә нибары 2,9% туры килә.

Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын ничек ачыклаячаклар

Быел диспансерлаштыру программасында яңа түләүсез анализ бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк – кан тамырыннан кан алдырып, 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге гражданнарның липопротеин дәрәҗәсен билгеләячәкләр. Тикшерү атеросклероз, инфаркт һәм инсульт, йөрәк-кан тамырлары авыруларын алдан ачыклауга юнәлдерелгән.

Альмир Абашев халыкның канда липид профилен (холестерин һәм триглицеридлар дәрәҗәсен билгели торган анализ) билгеләүгә анализ тапшыра алуын әйтте. 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләргә тикшерү алты елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләргә өч елга бер тапкыр булачак.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким хәбәр иткәнчә, 2019 елдан кан әйләнеше системасы авырулары булган татарстанлылар саны 16% ка кимегән.

Белгеч ассызыклаганча, 75% очракта кан әйләнеше системасы бозылуын югары кан басымы, югары холестерин дәрәҗәсе һәм тәмәке тарту белән бәйлиләр. Тәмәке тартудан һәм исерткеч эчемлекләр эчүдән баш тарту, даими физик күнеүләр, көн саен рационда 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш булуы, тозлы ризыкларны киметү йөрәк-кан тамырлары авыруларының үлемгә китертү сәбәбенә әверелүен 39% ка киметә.

Альмир Абашев быел мөстәкыйль рәвештә сырхауханәләргә тикшерү узарга килә алмаган аз хәрәкәтләнүче гражданнар белән эшне оештыралар дип билгеләп үтте. Моның өчен махсус мобиль бригадалар төзеләчәк, алар пациентларның өйләренә барып, кирәкле тикшерү чаралары уздырачаклар.

Махсус хәрби операциядә булып кайткан ветераннар өчен дә диспансерлаштыру узу мөмкинлеге бар. Алар МХО җиреннән туган йортларына кайткач, бер ай эчендә медицина тикшеренүен узарга тиеш.

2026-03-24T13:24:03+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.