21 июльдә Казанда 22, 28, 28а һәм 89 номерлы автобуслар хәрәкәте схемалары үзгәртеләчәк. Бу Казан Мәрьям Ана иконасын алуны бәйрәм итү уңаеннан тәре йөреше үткәрү белән бәйле.
7.00 сәгатьтән Можайский урамына таба 22 һәм 89 нчы автобуслар Карл Маркс урамы — Пушкин урамы — Уң Болак урамы — Меңьеллык мәйданы буенча барачак.
Кире юнәлештә автобуслар түбәндәге маршрут буенча барачак: Меңьеллык мәйданы — Сул Болак урамы – Астрономия урамы – Лобачевский урамы – Карл Маркс урамы – Ершов урамы – алга таба маршрут буенча, дип хәбәр итә «2 нче ПАТП» МУП матбугат хезмәте.
28 нче автобус маршруты түбәндәге маршрут буенча йөриячәк: К.Маркс урамы — Пушкин урамы — Уң Болак урамы — Меңьеллык мәйданы — Кремль дамбасы — алга таба маршрут буенча.
28А номерлы автобус маршруты Кремль дамбасы буйлап — Меңьеллык мәйданы — Сул Болак урамы — Астрономия урамы — К.Маркс урамы — Н.Ершов урамы — алга таба маршрут буенча барачак.
Бәйрәм чарасы тәмамлангач, 22 һәм 89 нчы номерлы автобуслар маршрутларда гадәти хәрәкәт схемасына әйләнеп кайтачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда бәйрәм чаралары 7:30 да Благовещение соборында тантаналы гыйбадәт кылудан
башлана . Аннары дин тотучылар Казан Кремле тирәли Батурин – Карл Маркс – Миславский урамнары буйлап Богородица монастырена кадәр тәре йөреше белән барачаклар.