Панель дискуссияләр, күргәзмәләр һәм төрле презентацияләр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
«Бүгенге дөнья – цифрлы. Һәм монда булачак барлык вакыйгалар илебез өчен, бүгенге чарада катнашучы илләр өчен бик зур гамәли характерга ия», – диде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Форумда экспертлар дәүләт идарәсе, кибер куркынычсызлык һәм интеллектуаль транспорт системалары өлкәсендәге цифрлы технологияләр турында фикер алышачак. Мәйданчыкта IT-эшләнмәләр күргәзмәләре, бөтенроссия студентлар киберкөрәше, IT-лидер конкурсы һәм пилотсыз мини-автомобильләр ярышлары ачылачак.
Kazan Digital Week 23 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Узган ел бу вакыйга 65 илдән 18 меңнән артык кешене үз эченә алды. Катнашучылар программага онлайн һәм офлайн форматта кушылдылар. Тормышның барлык өлкәләрендә цифрлаштыруга багышланган 120 чара – кибер куркынычсызлыктан алып авыл хуҗалыгы һәм мәдәнияткә кадәр оештырыла.